Минзәлә районының биш авыл җирлегендә Авыл җыеннары үтәчәк
Мөһим мәгълүмат

Минзәлә районының биш авыл җирлегендә Авыл җыеннары үтәчәк

Мәгълүм булганча Татарстан Рәисе фәрманы нигезендә, 2025 елда авылларда һәм район үзәкләрендә сабантуй көннәре итеп 7-8 июньнәр игълан ителде.

Якташлар белән очрашып, аралашу, бәйрәм программасын карау һәм Минзәлә районының матур җирләре белән танышу өчен бер дигән мөмкинлек: алдагы елгы традицияләрне дәвам итеп, 5 җирлектә авыл җыеннары үткәреләчәк.

12 июнь көнне 10.00 сәгатьтә — Бикбауда, 14.00 сәгатьтә — Аюда узачак.
13 июнь көнне 13.00 сәгатьтә Яңа Мәлкән авыл җирлегенә караган Сарсаз-Тралы авылында, 11.00 сәгатьтә — Тулбайда. Тулбай авылында узучы бәйрәмгә танылган эстрада артисты Фирдус Тямаев килүе дә көтелә. 

5 июльдә 11.00 сәгатьтә Тауасты Байларда үтәчәк. 

Районыбыз җирлекләрендә сабантуйлар графигы белән биредә танышырга була.

Фото редакция архивыннан. Тупачта Авыл җыены. 2024 ел. 


Нет комментариев