Ял көннәрендә кайда барырга: Минзәлә районында Сабантуйлар графигы
Район үзәге Минзәләдә Сабантуй 7 июнь көнне узачак.
Ял көннәрендә гаилә, балалар, туганнар һәм кайткан кунаклар белән кая барырга диючеләргә сайлау мөмкинлеге зур булачак: Минзәлә районында сабантуйлар 7 җирлектә узачак.
Наратлы-Кичү, Кадрәк, Әтрәкле, Хуҗәмәт авылларында 7 июнь көнне 14.00 сәгатьтә башлана. Яңа Мәлкән авылында да Сабантуй шушы ук көнне, башлану вакыты 16.00 сәгатьтә.
8 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Воровский бистәсендә, 12.00 сәгатьтә — Түбән Тәкермәндә.
Алдагы еллардагы традицияләрне дәвам итеп, 5 җирлектә авыл көннәре узачак.
Минзәлә шәһәре сабантуеның программасы белән аерым таныштырырбыз.
Фото редакция архивыннан. Бикбау Сабан туе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев