Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районы абыстайлары үз көчләрен бәйгедә сынадылар

Минзәлә районының Гөлек авылында мәҗлес формасында “Абыстай догасы" дип исемләнгән район бәйгесе үтте.

Гөлек, Урыс, Тулбай, Хуҗәмәт, Тупач, Бикбау, Иркәнәш, Тат.Мөшеге авылларыннан абыстайлар Коръән уку мәҗлесен ничек алып барасын күрсәттеләр. Алар үзләрен Коръәннән бер сурә укып, аның тәфсирен анлату, сайланган бер темага вәгазь сөйләү һәм сорауларга җавап бирү, тәҗрибә белән уртаклашуда сынадылар. Чара бик җылы атмосферада үтте. Нәтиҗә сүзен Минзәлә һәм Тукай районнарының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Котдус кызы, Минзәләнең баш абыстае, Минзәлә мәчетенең мөгаллимәсе Зәнфирә апа әйттеләр. Кичәдә районыбызның оста мөнәҗәт әйтүчеләре- Лениза Габбас кызы, Мөшегедән Зөлфирә апа белән Роза апа катнаштылар. Катнашучыларга Минзәлә мөхтәсибәте исеменнән истәлеккә бүләкләр, дини китаплар тапшырылды. Мәҗлес Гөлек мәчете әзерләгән мул өстәлләр артында дәвам итте.

Безнең өстәмә:

 27 мартта районда намаз уку буенча балалар, ир-атлар һәмм хатын - кызлар арасында бәйге булачак, дип хәбәр итә Минзәлә районында мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев