Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” конкурсларын үткәрә.
Конкурс 2019 елның 20 мартыннан алып 2019 елның 30 апреленә кадәр үткәрелә.
-
Минзәлә район мәдәният сараенда капремонт эшләре дәвам итә
Ремонтчылар тамаша залындагы идәнгә ковролин җәюгә әзерлек эшләрен төгәлләделәр.
-
Театрда- үзешчәннәр бәйрәме
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры зонасына караган “Идел-Йорт” үзешчән театрлар фестивале башланып китте.
-
Аюда "Супер әбиләрне" барладылар
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Минзәлә районы абыстайлары үз көчләрен бәйгедә сынадылар
Минзәлә районының Гөлек авылында мәҗлес формасында “Абыстай догасы" дип исемләнгән район бәйгесе үтте.
-
5нче "Таңкай" балалар бакчасында туган тел атналыгы
Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без балалар өчен тәрбияче апа гына түгел, без - киңәшче дә, ярдәмче дә. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш. Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан 5нче "Таңкай" балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелә. Ел саен уздырыла торган Туган тел атналыгы, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрендә балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный.
-
Мария Кальскова ял итәргә вакыт, диде
Бүген район сукырлар җәмгыятендә гадәти булмаган зур һәм мөһим, шул ук вакытта моңсу вакыйга: район сукырлар җәмгыятен җитәкләгән Мария Кальскова да, аның сәркатибе Татьяна Федорова да үз теләкләре белән эштән китү турында гариза язганнар.
-
Авылларны Рәмис Габдуллин кебекләр яшәтә
Урыс авыл җирлеге җыенында шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Урыс авыл мәдәният йорты директоры Рәсим Габдуллинны тәбрикләделәр. Юбилярны сәхнә түреннән котлаучылар күп иде.
-
"Ел гаугасы", "Ел кәләше", "Сүзендә тормаучы артист", "Рәнҗегән җырчы" - Интертат 2018 елдагы шоу-бизнес вакыйгаларына нәтиҗә ясый Бу хакта тулырак
"Татар җыры", "Болгар премиясе" кебек концертларда татар эстрадасына нәтиҗә ясап, җырчыларны төрле номинацияләрдә бүләклиләр. "Интертат" та, шоу-бизнеска нәтиҗә ясап, үз номинацияләрен билгеләде.
-
Минзәлә аэропортында 67 яшьлек ханым парашюттан сикергән
Яр Чаллы шәһәреннән Илсөяр Попова 2019 елны парашюттан сикереп каршы алды.
-
Минзәләдә суд приставлары бурычы ярты миллионнан артык алиментчыга килделәр
Алимент түләмәгән затларның алимент буенча бурычларын түләттерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе ул.
-
Мөнәвир Сафиуллин елга 660 тонна сөт җыя
Кадрәк авылы эшмәкәре Мөнәвир Сафиуллин халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә.
-
Мингазовлар 50 баш мөгезле эре терлек тота
Югары Тәкермән авылында эшчән һәм тырыш халык яши. Электән үк Алфира һәм Хәлил Мингазовлар шундый матур гаиләләрнең берсе. Хуҗалыкта 50 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 20 башы савым сыеры.
-
Болгар Ислам Академиясендә үткәрелгән "мәчет каршындагы дини-тәрбия курслары" форумында Минзәлә һәм Тукай мөхтәсибәте мәчетләрендә гыйлем бирүче мөгаллимнәр катнашты
*
-
Минзәлә районының сукырлар җәмгыяте инвалидлары Чаллыда орган залында концерт караулары белән бик бәхетле
Минзәлә районының сукырлар җәмгыяте җирле оешмасы инвалидлары, әлеге җәмгыять белән даими хезмәттәшлек итүче якын дуслары бергәләшеп, Чаллы шәһәрендәге орган залына концертка бардылар.