Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләдә суд приставлары бурычы ярты миллионнан артык алиментчыга килделәр

Алимент түләмәгән затларның алимент буенча бурычларын түләттерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе ул.

Алимент түләмәүчене аулауда суд приставы җитәкчесе Гөлнар Хуҗагалиева, суд приставы башкаручысы Светлана Бахмина, Камил Хәлиуллин, Айбулат Марданов (икесе дә суд приставы),  газета хәбәрчесе Дилфас Галиев катнашты. 

 Р. дигән бәндә еллар дәвамында алимент түләми, аның барысы 13 ел дәвамында ярты миллион сумнан артык бурычы җыелган. Суд карары булуга карамастан  Р. 2005 елдан бирле алиментын түләми. Ул ай саен кызына 10445 сум 50 тиен алимент акчасы түләргә тиеш.  Бу адәм заты алимент түләмәс өчен әти-әнисендә, туганнарында, әбисендә, дусларында качып ята. Пропискада  Р. Изыскательләр бистәсендә апасында теркәлгән. Ә аның әти-әнисе шәһәребезнең Чернышевский урамында көн күрәләр. Әти-әнисе, туганнары төрле-төрле сәбәп табып суд приставларына тоткарлыклар ясыйлар, комачаулыйлар, каршы төшәләр. Бу күке алимент түләмичә качып йөрүне дәвам итә. Әлеге адәм затының даими эш урыны да юк. Ул инде алимент түләмәгән өчен РФ административ кодексының 5-35 матдасе нигезендә 5 тәүлек утырып та чыккан.  Бүген шул адәмгә чираттагы акт тапшырдылар. Саклап торып та  тота алмагач, ул актны әнисенә бирделәр. Түләмәсә, тагын административ җаваплылыкка тартылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев