Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Нәкирә Лутфрахманова - "Якын дустым Сәкинә истәлегенә"

Райондаш шагыйрәбез шушы көннәрдә вафат булган Сәкинә Шәймиеваның якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, аның истәлегенә шигырь иҗат иткән.

Көз көнендә яшен сукты

Татарстан күген.

Алсу таңда якты, нурлы

Йолдыз сүнде бүген.

 

Йолдыз юлыннан сызылып

Зәңгәр нурлар калды,

Безнең йомшак күңелләргә

Әрнү, моңнар салды.

 

Авыр хәбәр җиткерделәр

Җәяү искән җилләр,

Каеннар да, башын иеп

"Иртә киттең", - диделәр.

 

Ышанасым килми бер дә,

И, Син, яшьлек дустым!

Яшисе дә яшисе бит

Иде әле бергә.

 

Күптән түгел, без бит әле,

Яп-яшь кенә идек.

Безнең гомер, безнең яшәү -

Мизгел генә икән бит ул.

 

Бәхет орлыклары чәчеп

Калдырдың Син җирдә.

Изге исемең мәңге яшәр

Халкың күңелендә.

 

 Сагынырбыз Сине һәрчак.

Оныталмабыз бер дә, тыныч йокла.

Нәкирә Лутфрахманова (16 ноябрь, 2018 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев