Минзәлә театры 91 нче иҗат сезонын ачты
Көн темасы

Минзәлә театры 91 нче иҗат сезонын ачты

Минзәлә театры үзенең бай традицияләрен дәвам итеп, милли сәнгатьне үстерүгә һәм тамашачы күңеленә юл табуга хезмәт итүен дәвам итә.

Яңа сезонның беренче премьерасы — Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясе. «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан» проекты кысаларында сәхнәләштерелгән спектакльне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссёр Байрас Ибраһимов сәхнәгә куйды. Спектакль хакында  соңрак аерым мәкалә булачак. 

Режиссёр Байрас Ибраһимов

Узган иҗат сезоны Минзәлә театры өчен уңышларга бай булды. Коллектив барлыгы сигез спектакль әзерләде: шуларның бишесе балаларга, өчесе өлкәннәр аудиториясенә адресланган. Сезон дәвамында 220 спектакль күрсәтелеп, театр 33 мең 300 тамашачыны кабул итте.

Иҗади уңышлар

Узган сезонда театрның берничә спектакле фестивальләрдә катнашып, югары бәя алды.

Мәскәүнең Дәүләт театр сәнгате институты — ГИТИСның «Дебют в России» программасы кысаларында әзерләнгән Николай Гогольнең «Нос. Сон» спектакле «Тантана» театр премиясенең «Эксперимент» номинациясендә бүләкләнде. Спектакльнең режиссёры — Валерий Козлов.

Йолдыз Миңнуллина инсценировкасы буенча куелган «Сак-Сок» бәете исә Чаллы шәһәрендә узган XI Бөтенроссия «Действующие лица» фестивалендә катнашты.

Моннан тыш, Минзәлә театры узган сезонда Россия һәм Татарстан күләмендәге фестивальләрне дә үз сәхнәсендә кабул итте.

Открытие театра в Мензелинске

Яңа сезон — яңа максатлар һәм яңа йөзләр

Театрның 91 нче иҗат сезонын ачу тантанасында Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева район җитәкчелеге исеменнән һәм шәхсән үзеннән театр коллективын котлады, яңа иҗат уңышлары теләде.

Театр директоры Фаяз Хизбуллин да тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, яңа сезонда да театр белән бергә булырга, спектакльләргә йөрергә чакырды.

Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева

Тантана барышында театр тормышындагы сөенечле вакыйгалар да билгеләп үтелде. Татарстанның атказанган артисты Илсинә Миннимуллина һәм артист Адилә Пономарева бәби тапты. Алар яңа сезонда – декрет ялында була.  

Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина һәм Татарстанның атказанган артисты Әлфидә Теряевага күркәм юбилейлары уңаеннан сәхнә түрендә бүләкләр тапшырылды.

Татарстанның атказанган артисты Әлфидә Теряева

Сәхнәгә — яшь көчләр!

Театрның күпьеллык тарихында үзенчәлекле урын тоткан Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов лаеклы ялга китте.

Сезон ачу тантанасында ул театрга эшкә килгән өч яшь артистка — Алина Мансурова, Алмаз Гарапов һәм Эльза Кәримовага театр гримын тапшырды. Бу символик бүләк яшь артистлар өчен иҗади эстафетаны кабул итү билгесе булды.

Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов лаеклы ялга китте

Театр директоры Фаяз Хизбуллин да яшь хезмәттәшләрен игътибарсыз калдырмады: аларга умартачы Азат Габдрахманов җитештергән бал бүләк итте.

«Бал ашап, Минзәлә шәһәренә ябышып калсыннар өчен», — дип шаяртты директор.

Әхнәф Исрафилов исә театрдагы хезмәт юлын искә алып, тамашачылар белән җылы хатирәләре белән уртаклашты:

«Театр сәхнәсендә иҗат юлымны туп тибеп йөри торган бәләкәй малай булып башлаган идем. Ә узган сезонда хезмәт һәм сугыш ветераны  – бабай ролен башкарып, хезмәтемне тәмамладым», — диде артист.

Открытие сезона в Мензелинске

Иҗади хезмәткә — лаеклы бәя

Театрның 90 нчы иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча берничә артистның хезмәте югары бәяләнде.

Сезон дәвамында күп кенә уңышлы рольләр башкарганы өчен артист Рөстәм Зиннуров «Уңышлы рольләр» номинациясендә билгеләп үтелде.

Артист Рөстәм Зиннуров

Николай Гогольнең «Борын. Нос» спектаклендә Борын образын оста башкарганы өчен Диләрә Гарифуллина-Зиннурова «Үзенчәлекле образ» номинациясендә бүләкләнде.

Фәнис Яруллинның «Сәхи(я)» драмасында яшь Сәхия ролен башкарган Миләүшә Шәяхмәтова «Беренче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә бүләккә лаек булды.

Артистка Миләүшә Шәяхмәтова

Яңа сезон театр коллективы өчен яңа иҗади эзләнүләр, кызыклы премьералар һәм тамашачылар белән очрашулар чоры булыр дип көтелә.


Нет комментариев