Минзәлә районы делегациясе “Казан-Экспо”га бәйрәм итәргә барды
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе “Казан-Экспо”га бәйрәм итәргә барды

Районыбызның делегациясе 21 октябрь көнне Казан шәһәрендәге “Казан-Экспо”га авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелә торган тантаналы чарада катнашу өчен барачаклар.

Бу бәйрәмдә районыбыз башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, “Калморза” хуҗалыгының терлекчелек буенча директор урынбасары Илфак Гаянов, “Зайковский”ҖЧҖ хуҗалыгы директоры Салават Фаттахов, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы идарәчесе Илдар Акберов, “Август-Мензелинск” ҖЧҖнең генераль директоры Айдар Латыпов, ”Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймарданов, ”Ильнур” КФХсының коммерция директоры Салават Биҗанов, “Дәүләтов” КФХсы агрономы Шамил Дәүләтов, ССПСПК “Восток” рәисе ИлназЗагиев, “Кама беконы” ҖЧҖнең генараль директоры Ленар Салахов чакырулы.


Нет комментариев