Мөслимә Гайниева — «Көне шундый... Ямьсез»
Сибелә чәчәк

Мөслимә Гайниева — «Көне шундый... Ямьсез»

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Көне шундый... Ямьсез.
Болытлары да бит аның мәнсез.
Я булалар ап-ак, я кап-кара, 
Я агалар, я чабалар алга таба. 
Күңелдә дә шундый халәт — 
Я ярсый ул, я ашыга кабалана.
Чыпчык оча, ул иректә, аңа рәхәт.
Нидер чүпли шунда кармаланып.
Тормышым икегә бүленде:
Тәрәз арты, тәрәзәнең теге ягы.
Шулай да мин рәхмәтлемен Ходаема.
Борып торды тормышымны уңаена. 
Сабырлыктан аермасын,
Канатымны каермасын
Язмыш дигән әче җилләр,
Аңлар микән мине кемнәр?


Нет комментариев