Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих

Гәрәев Мөбәрәкҗан Миннегәрәй улы

2020 нче елның май аенда Мөбәрәкҗанов Алмаз гаиләсенә сугышта үлеп калган бабайларының гәүдәсе табылуы турында Андреаполь шәһәреннән хәбәр килә.

(Флүрә Гәрәева, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы)

Кем булган соң ул чыгышы белән Минзәлә районының  Түбән Тәкермән авылыннан булган Гәрәев Мөбәрәкҗан  Миннегәрәй  улы?

Сүз Миннегәрәй һәм Шамгинур гаиләсе турында бара. Безнең районда гына түгел,бөтен республика күләмендә дә әлеге гаилә белән чагыштырырлык гаиләләр аздыр.

Сугыш башланганда  Миннегәрәй һәм Шәмгыйнур гаиләсендә ун бала- сигез малай һәм ике кыз була. Шулардан алтысы сугышка китә.Бишесе сугыш кырларында һәлак була. Тагын бер уллары  хәрби заводта фаҗигале рәвештә үлә.Бары тик бер улллары гына сугыштан исән- сау кайта.

Өлкән уллары Мөбәрәкҗан 1906 нчы елгы. 30 нчы елларда ул “Марс” колхозында хезмәт куя, атлар карый. Сугыш башлангач, Мөбәрәкҗан иң беренчеләрдән булып фронтка китә. Мәскәү фронтына эләгә, шәһәрнең героик оборонасында катнаша.

Мөбәрәкҗан - кызылармеец,178 нче укчы дивизиясенең  386 нчы укчы полкы укчысы.

1941 нче елның декабрь аенда хәбәрсез югала.

2020 нче елның октябрь аенда Мөбәрәкҗан аганың оныгы Алмаз Мөбәрәкҗанов Андреаполь шәһәренә бабасының җәсәден җирләргә бара. Әлеге шәһәрнең хакимияте ,бигрәк тә  Андреаполь  муниципаль өлкәсенең башлыгы Николай Николаевич Баранник, бу эшкә җитди карый һәм җәсәдне урнаштыруны зур җаваплылык белән башкара. Гәрәев Мөбәрәкҗан Гәрәй улының шәхси әйберләре зур ихтирам белән бары тик мәктәп музеена тапшыру шарты белән генә батырның туган авылына кайтарыла.Әлеге тарихи экспонатлар бүгенге көндә Габделхәй Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбенең  “Туган якны өйрәнү” музеена урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев