Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих

Минзәләне беләсеңме?

Хөрмәтле укучылар, «Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 19 гыйнвар, 2024 санында «Район газетасы: вакыйгалар, фактлар» дигән тупланмада 50 элек газетабыз битләрендә басылып чыккан район тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар тәкъдим иттек.

Әгәр сезнең әлеге тупланмада телгә алынган яки шул еллардагы башка күренекле вакыйгалар турында кызыклы истәлекләрегез, бигрәк тә фотосурәтләрегез булса, алар белән уртаклашсагыз әйбәт булыр иде.

Ни өчен нәкъ ярты гасыр — көнкүрештә дә, психологиядә дә 50 яшь үткәннәрне тагын бер кат барлап, алдагы гомергә яңа планнар кора торган бер чик булып тора. Без дә, 1974 елга тагын бер кат күз йөртеп, үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясый, нинди параллельләр үткәрә, нинди идеяләр туплый алабыз икән? 

«Район газетасы: вакыйгалар, фактлар» мәкаләсенең бер өлешен тәкъдим итәбез.

«Ике йөрәк бергә кушыла»

1974 ел, 12 гыйнвар санында басылып чыккан шушы исемле мәкалә бүгенге көндә күз алдына китерәлмәслек зур тантананы тасвирлый. Район культура йортында берьюлы 13 пар — Олег Петров белән Любовь Сиденко, Роберт Әхметов белән Әлфия Миңнегәрәева, Марс Әхметшин белән Людмила Емельянова, Владимир Макаров белән Татьяна Бабина, Анатолий Муринов белән Тамара Кукаркина, Евгений Мыльников белән Валентина Белова, Альберт Латыйпов белән Фәния Вахитова, Валерий Тимохов белән Лидия Шикина, Михаил Горячев белән Татьяна Ардаванова, Владимир Западнов белән Мария Иванова, Элизар Гумбаров белән Роза Смирнова, Николай Малышев белән Валентина Синичкина, Фирдәвес Гыйльметдинов белән Валентина Шешминцева гаилә корып җибәрәләр.

Тантананы ул вакыттагы район культура бүлеге мөдире Луиза Идиатуллина ача, ә язылуны ЗАГС мөдире Евдокия Гарнышева үткәрә. Шулай ук яшь парларга якты теләкләрен ВЛКСМ райкомы секретаре Юрий Платонов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. Бушков һәм Бөек Ватан сугышы ветераны И. Руденко җиткерә.

Әлеге фотографияләр белән Фәния Латыпова (Вахитова) уртаклашты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев