Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Инвестор пенсионерлар игътибарына

Минзәлә районында клиентлар хезмәте иминиятчене алмаштыру турында гариза бирү вакыты үзгәрүен хәбәр итә.

2019 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турындагы" Федераль законга кертелгән төзәтмәләр гамәлдә, алар нигезендә иминиятләштерелгән зат иминиятчене алмаштыру турында агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча гариза бирә.

Иминиятләштерелгән зат күрсәтелгән гаризаларны Россия Пенсия фондының территориаль органына шәхсән яисә нотариаль расланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкил аша яисә рәсмиләштерү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган электрон документ формасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (ДХП) кулланып тапшыра ала.

1 декабрьгә кадәр нык аз вакыт калып бара, шуңа күрә, әгәр Сез быел үз пенсия тупланмаларының инвесторын үзгәртергә карар итсәгез, ашыгырга кирәк.

Исегездә тотыгыз! Бер иминиятчене икенчесенә 5 елга бер тапкырдан күбрәк тапкыр алыштырганда сезнең инвестицион керемегез югалырга мөмкин.

Бүгенге көндә 2019 елда Минзәлә районында яшәүчеләр тарафыннан башка ПФга күчү турында 8 гариза бирелгән. 2015 елдан барлыгы 363 кеше иминиятчене алыштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев