Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Иркәнәштә Яңа ел бәйрәме спонсорларның актив ярдәме белән үткәрелде

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк басты.

Гадәттәгечә, елдагыча, безнең дә Иркәнәш мәдәният йортында Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Камалов Илгизәр Зәки улы һәм Иркәнәш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Кәбирова Ләйлә Рөстәм кызы ачып җибәрделәр. Иске елга йомгак ясап, Ләйлә Рөстәм кызы Иске Иркәнәш авылының Тукай урамында яшәүче Рәмилә һәм Илгиз Шәкүровлар гаиләсен ел саен үз өйләре янында шундый матур Яңа ел сыннары ясаулары белән һәм авыл жирлеге оештырган чараларда актив катнашканнары өчен Галимова Эльмира, Шәкүрова Рәмиләләрне грамота белән бүләкләп китте. Шулай ук Илгизәр Зәки улы узеннән Яңа ел бүләге итеп дуңгыз баласын бүләк итте. 
Бәйрәмебез төрле уеннар, тамашалар, концерт программасы, лотерея уены белән чиратлашып бара торды. Кыш бабай Кар кызы һәм Яна 2019 ел белән килеп җитеп,узләренең тамашасын күрсәтеп, бәйрәм белән котладылар. Ә балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште һәм матур теләкләр теләп икенче авылдагы бәйрәмгә ашыгып китеп тә бардылар. Бик зур рәхмәт аларга. Шулай ук бәйрәмдә катнашкан узебезнең артистларыбызга, бәйрәм үткәрү өчен булышкан спонсорларыбызга бик куп рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Менә алар: Иркәнәш авылы җирлеге башлыгы Камалов Илгизәр Зәки улы, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фәтхиев Фарис Гаяз улы, "Калморза" хуҗалыгы җитәкчесе Гумеров Илфак Галимҗан улы, Файдров Ринас Вәлиәхмәт улы, “Николаевка” хуҗалыгы җитәкчесе Габдрахманов Рөстәм Хатыйп улы, "Әнәк" агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Камил Шәмсемөхәммәт улы, шәхси эшмәкәр Файдров Раил Вәлиәхмәт улы, ”Алсу“ кибете сатучылары Зөләйха һәм Мирфаяз Мирзаяновлар, ООО “Ялкын” магазиныннан Фәйрүзә һәм Марат Фазлыевлар, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Шакиров Роберт Садыйк улы, Иркәнәш авыл җирлеге депутаты Кашапов Рәис Мөхтәр улы, ветераннар советы рәисе Лотфуллин Хәмзә Мотыйгулла улы. Безне, авыл халкын сөендергән өчен бик күп, бик зур рәхмәтләр сезгә. Дуслар! Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын. Үзегезгә имин тормыш, сәламәтлек, бәхет – шатлык юлдаш булсын! Барчагызның гаиләләрендә иминлек, татулык булсын. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен. 
Россиядә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнвар төнендә каршылау гадәтен Петр Беренче кертүе турында барыбызга да мәгълүм инде. 1990 нчы елларда Яңа ел бәйрәменә яңа мода керә: Яңа елны Көнчыгыш календаре буенча каршылау башлана. Быел, мәсәлән, Кабан елы. Дуңгыз баласы да лотерея уенында (Камалов Илгизәр Зәки улыннан) Иркәнәш авылы кызы Хәсәншина Лилиягә (үзебезнең биюче кызыбызга) чыкты. 
Яңа ел бәйрәменә җыелган халык күңелле ял итте. Ахырда матур итеп бизәлгән чыршы янында фоторәсемгә төшеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. 
Имин еллар алып килсен иде Яна елыбыз. Барыбыз да сау- сәламәт булыйк. Өмет хыялларыгыз тормышка ашсын. Югалтуларсыз мул тормышлар насыйп итсен ходай. Яңа елыбыз котлы, ныклы, тыныч, мул булсын!

Люция Фәйдрова, Иркәнәш мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев