Минзәлә укучылары «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабында катнашты
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә укучылары «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабында катнашты

Бүген Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбендә Чаллы зонасына кергән районнардан һәм шәһәрләрдән яшь каләм ияләре җыелды.

Бәйгене үткәрү шартлары буенча икенче тур, республиканы зоналарга бүлеп, икенче турга узган укучылар һәм жюри әгъзалары катнашында үтә.

Чаллы шәһәрендә үткән зона этабында районыбызның яшь каләм тибрәтүчеләре дә катнашты. Алар «Яшь шагыйрь»,  «Яшь прозаик», «Яшь журналист» номинацияләрендә көч сынашты.

Һәр катнашучы сертификат белән бүләкләнде.


Нет комментариев