Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә педагогика көллияте укучылары Әфган ветераннары белән очраштылар

М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә «Әфган сугышы»темасына 4Ф төркемендә ачык дәрес узды.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Дәрескә чын хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, әфганчылар, подполковник Валерий Комар Васильевич һәм сержант Валерий Вышинский чакырылган иде. Укучыларга ветераннарның кызыклы чыгышлары бик ошады. Алар бу сугыш турында бик күп яңа фактлар белделәр.
А. Ф. Гыймадиева, җәмгыять фәннәре укытучысы:
- Кызганычка каршы, ХХІ гасыр башы дөньяда локаль конфликтларның күп булуы белән истә калды. Шуңа күрә, тема актуаль дип саныйбыз, бигрәк тә Россия бу вакыйгаларда катнашучы гына түгел, ә күп очракларда да тынычлык урнаштыру позицияләрен били. Бу хакта мәктәп укучылары да, студентлар да белергә тиеш. Безнең фикеребезчә, мондый дәресләр үткәрү яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне көчәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев