Аю гомумбелем бирү мәктәбендә теннис ярышы узды
Аю гомумбелем бирү мәктәбендә традициягә әйләнгән теннис ярышы булып үтте.
Анда районның Аю, Иске Матвеевка, Николаевка, Мөшеге, Калтак, Кадрәк, Хуҗамәт, Николаевка, Югары Тәкермән мәктәпләрендә укучылар һәм Минзәлә коррекцион мәктәбендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Бу ярышларның төп химаячесе — бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Рамил Кәримов. Ул һәр ел саен бу мәктәптә уздырылучы теннис ярышына бүләкләр әзерли.
Теннис ярышында чыгыш ясаучылар — теннис ул көч, төгәллек һәм рухны тәрбияләүче спорт булуын билгеләп үттеләр. Һәрбер уеныгыз алга таба барырга этәргеч булсын, диделәр. Рамил Кәримовның махсус хәрби операциядән җиңеп, туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр. Теннис ярышына Тауасты Байлар, Коноваловка һәм Урыс мәктәбе командалары чакыру алсалар да ярышка килүне кирәк дип тапмаганнар ахрысы.
Ярышлар тәмам. Укучылар арасында Аю мәктәбе командасы 1 урынны яулады, Калтак мәктәбе — 2 урында калды, 3 урынга Хуҗамәт мәктәбе командасы лаек булды. Теннис ярышының күчмә кубогы Аю мәктәбенә тапшырылды.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимовка тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарны Тимербулат Фарсиев (Николаевка авыл җирлеге башлыгы), Марат Кәримов (Минзәлә АТПсы директоры) бүлештеләр. Быел муниципаль хезмәткәрләр арасында теннис ярышы беренче мәртәбә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев