«Август-Мензелинск» хуҗалыгы комбайнчысы Генадий Арсланов быелгы уракта да сынатмый
30 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быелгы уракта ул «Торум 750» комбайнында 567 тонна ашлык суктырган.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Чупай авылында гына түгел, «Август-Мензелинск» ҖЧҖ дә хезмәт сөючәнлеге белән танылган механизатор Генадий Арслановны яхшы беләләр. Ул үзе Чупай авылында дөньяга килә. Калтакта сигезьеллыкны укыгач Татар Мөшеге урта мәктәбендә белем ала. Аннары Минзәлә автомәктәбендә шоферлыкка укый. Армия сафларына алына башта Польшада танк гаскәрләрендә хезмәт итә, гаскәрләрне чыгаргач, армия хезмәтен Казан шәһәрендә тәмамлый. Армиядән кайткач 30 лет Победы" колхозына эшкә урнаша. Башта Дт-75 тракторын иярли, аннары Т-150, МТЗ-80 тракторларында да эшләп ала.
Җәй җитү белән «Полесье» терлек азыгы хәзерләү комбайнына утыра. Хуҗалыкта «КамАЗ» автомобилендә дә 5 ел хезмәт куя. Хуҗалыкта яхшы гына эшләп йөргәндә «Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгына эшкә чакыралар һәм Генадий бик теләп ризалаша.
Генадий үзенә бирелгән техникаларны, агрегатларны сакчыл тота, яхшылап ремонтлый. Аңа нинди генә техника бирсәләр дә ышанычны аклый. Язын чәчү эшләрендә катнаша, аннары «Ягуар» терлек азыгы хәзерләү комбайнына утырып малларга терлек азыгы хәзерләүдә булыша. Өч көн эчендә автомашиналарга бер мең тонна яшел массаны турап, төяп озаткан. Урак вакыты җиткәч «Торум-750» комбайнын яхшылап ремонтлый.
— Нигә эшләмәскә-техника ышанычлы, заманында төрле техникада эшләргә туры килде, мондый техниканың төшкә дә кергәне булмады. Бездәге комбайннар, тракторлар заманча, кабинада музыка уйнап тора, процесслар нәрсәне күрсәтә, ягъни монитор да күрсәтелә, сменага ничә гектар чәчелгән, бөтен параметрлар: техника халәте, чәчү нормасы, автопилот, басудагы маршрут һәм башкалар цифрлаштырылган, тамак тук, кайнар ашны басуга алып килеп ашаталар. Цифрлаштыру агробизнеска ярдәм итә, бердәм экосистема булдырыла,-ди уңган механизатор.
Генадий гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Татьяна белән ике ул үстерделәр. Олы улы Ростислав әтисе юлыннан китте, күрше Актаныш районы Пучы авылында тракторны иярли. Кече улы Родионда әтисе юлыннан китеп, Мөслимдә киң профильле тракторист-машинистлыкка укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев