Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Аю авылы егете Раил Газизов Башкортстанда сынатмады

Аю авылы егете Раил Газизов 10 яшьтән бирле ат өстендә чаба.

Ул елның-елында авыл һәм шәһәр сабантуйларында атлар чабышында катнашып призлы урыннар яулый.  Әле тагы узган атнада Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә үткән сабантуйда чабыш атлары ярышында өченче урынны яулады.  Әлеге узышта 3 яшьтән югары булган татар атлары токымыннан өч дистәгә якын чабышкы катнашты.  Алар ике мәртәбә икешәр километр арага чаптылар. Раилнең  “Барби” кушаматлы аты сынатмады. Раил бу шимбәдә Башкортостан Республикасының  Чакмагыш шәһәрендә узачак сабантуйда чабыш атлары ярышында да катнашачак.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев