Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Быел үгез бозау сатып алучыларга да субсидия биреләчәк

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелдан башлап шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен яңа дәүләт ярдәме кертелә.

Аерым алганда, алты айга кадәрле үгез бозаулар сатып алуга субсидия биреләчәк. Субсидия күләме бер баш үгез бозауга 35 мең сумга кадәр тәшкил итә, әмма үгез бозау сатып алуга киткән чыгымнарның 50 процентыннан артмый. Бер шәхси ярдәмче хуҗалык 15 башка кадәр терлек сатып алганда субсидия алу хокукына ия булачак. Мәҗбүри шарт булып малларны юридик затлардан сатып алу зарури. Шулай ук субсидия алучы зат сатып алынган үгез бозаулар сатып алган көннән башлап өч ел дәвамында баш санын сакларга тиеш. 

Хәзерге вакытта бу субсидияне бирү тәртибе ведомствоара килештерү узу стадиясендә. Субсидия алучыларны сайлап алу апрель азагында үткәрү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, потенциаль гариза бирүчеләр белән эшне алдан ук оештыру, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эш алып баруга ышанычлы тәэмин итүчеләрне сайлауга аерым игътибар бирергә кирәк. 

Моннан тыш, ана сарыкларны һәм яшь бикәч бәрәннәрне(яркаларны) асрауга да субсидия кертелә. Субсидия күләме бер баш терлеккә 1000 сум тәшкил итә. Әлеге ярдәм чарасы 2026 елның 1 гыйнварына карата электрон мәгълүмат базасына(ЭПК РТ) кертелгән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә.

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә  кабул ителә.
Мәгълүмат алу өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801).
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм  «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максат һәм бурычларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев