Чаңгы ярышы буенча дөнья чемпионатында бронза медале откан якташыбыз Алия Иксанова карьерасына нокта куя
Алиянең әнисе Кифая ханым Минзәлә районы Бикбау авылыннан.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Татарстан командасын күп еллар ансыз күз алдына да китереп булмый иде. Ләкин Алия ерак китмәячәк. Быел көз тренер эшенә керешергә исәпли.
Алия Иксанова:
—Кинәт кенә кабул ителгән карар түгел бу. Чөнки инде вакыт җиткән иде. Үземнән 20 яшькә кечерәк спортчылар белән ярышу да, аннары хәл җыю да елдан-ел кыенрак булды. Ирем һәм бер үк вакытта тренерым — Роман Шмелев инде күптән әйтә килде: «Туктарга вакыт!». Шуңа күрә бу карарны икебез бергә кабул иттек.
Алия әнисенең туган авылы булган Бикбауга кайтып йөри. Игезәк туганы Лилия белән бергә Сабантуйда уеннарда актив катнаша.
Безнең белешмә
2013 елда Алия дөньячемпионатында бронза медальгә ия була. 2011 елда Универсиада ярышларында ике алтын һәм ике көмеш медаль яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев