Дамирда бар да бар
Көн темасы

Дамирда бар да бар

Быел редакция календарьлар сатмагач, кайда бар дип эзли башлаган идем.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ.
Баксаң, күз алдында гына икән. Базарда Дамирның сәүдә ноктасында таптым мин календарьны. Биредә төсле журнал,газеталарның да киң ассортименты бар. Хуҗалыкта кирәк булган вак-төякне дә аннан алганнарын күргәнем бар.
-Матбугатны Чаллыдагы ваклап сату үзәгеннән алам,-ди Дамир.
Базарда эшләүчеләр,төрле товарлар алучылар еш кына район газетасын да биредән алалар икән.
ТАТМЕДИА ның "Минзәлә-информ" филиалы аның белән хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерергә омтылып,район газетасын Чаллыда сатуны оештырырга кереште..

 


Нет комментариев