"Еллар биюгә киртә түгел!"
Көн темасы

"Еллар биюгә киртә түгел!"

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр иртә инде берничә ел дәвамында иртәнге зарядкадан башлана.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ) Халыкара бию көнен дә биредә зурлап билгеләп үттеләр.

- Социаль хезмәт алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре актив һәм дәртле бию флешмобы үткәрделәр. Бию ритмнары һәм тавышлары астында бездә тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп биеделәр һәм хәрәкәтләнделәр. Күңел күтәренкелеге һәм уңай заряд алдык,-дип хәбәр итте "Минзәлә-информ"га интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева.

Инде гадәттәгечә, социаль хезмәт алучылар урамга тартылдылар - анда шәфкать туташы Розалина Ишимбаеваның ритмик разминкага чакыра. Мондый хәерле иртә һәм хәрәкәтчән зарядкадан соң үзчикләү режимы да ул кадәр авыр сизелми. 


Нет комментариев