Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Энесе Дмитрий абыйсы Ратибор өчен үч алачакмын диде

Бүген Минзәлә район җәмәгатьчелеге хәрби операциядә һәлак булган тагын бер якташыбызны дини һәм хәрби хөрмәт белән җирләде.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Ратибор Кашкаров әле шушы көннәрдә генә Иске Маҗын авылында яшәүче әти- әнисе янына отпускага кайтып киткән була.

Фронтка килгәч, беренче бәрелештә аның экипажы һәлак була. Махсус операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Мужество ордены белән бүләкләнә.

Орденны геройның әти- әнисенә матәм митингында катнашкан район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев тапшырды. Алар үз чыгышларында Кашкаровлар гаиләсенең авыр кайгысын район халкы, Татарстан Рәисе исеменнән уртаклаштылар, илен өчен башын салган Ратиборның батырлыгы беркайчан да онытылмыйча, башкаларга үрнәк булып торачагын әйттеләр.

Ратибор мәктәпне тәмамлагач, гомерен хәрби хезмәт белән бәйләгән. Бүгенге көндә энекәше Дмитрий да мобилизация буенча фронтта. Абыйсы белән хушлашырга кайтып өлгерде ул.

«Махсус хәрби операциядә катнашуымның тагын бер максаты бар хәзер, — диде ул,"Минзәлә- информ" хәбәрчесенә, — абыем өчен үч аласым бар.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев