Епископ Иннокентий Минзәләле Маргарита истәлегенә тәре йөрешен уздырды
Православлылар Никольский кафедраль соборында һәм элеккеге Пророк Илья хатын-кызлар монастыре территориясендә гыйбадәт кылдылар
Илшат Вагыйзов. "Минзәлә-информ»
Алабуга епискобы, Казан епархиясе викарие Иннокентий Минзәлә шәһәренең Никольский кафедраль соборында Минзәләле Маргаританы искә алу литургиясен үткәрде. Аңа Кама аръягы округы благочинные протоиерей Андрей Дубровин, Никольский соборы иерее Роман Храмутичев, Минзәлә шәһәре Казан-Богородица чиркәве настоятеле, рухани Евгений Лазарев гыйбадәт кылыштылар.
Литургиядән соң православие динендәгеләр тәре йөреше белән элеккеге Пророк Илья хатын-кызлар монастыре (1918 елда большевиклар тарафыннан үтерелгәнче, Маргарита Минзәләле аның настоятеле була) территориясенә юл алдылар.
«Минзәләле Маргарита ни өчен шулай православие динендәгеләр тарафыннан искә алына?", дигән сорауга Иннокентий:
- Ул үз идеалларына тугрылык, рухи көч һәм бернинди кыенлыкларга да карамастан, Ходайга ышаныч ныклыгы үрнәге булып тора, дип җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Алабуга епискобы Минзәлә районының Иске Маҗын авылында урнашкан элеккеге храм территориясендә дә литургия үткәргән иде.
безнең белешмә
Тарихтан билгеле булганча, Минзәләле Маргарита (милләте белән грек), Минзәлә Пророк Илья хатын-кызлар монастыре настоятеле була. Гражданнар сугышы елларында ул большевиклар тарафыннан атып үтерелә. 2000 елның августыннан преподобномученица буларак искә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев