Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшсез гражданнар арасында хатын-кызлар күбрәк

Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында район мәшгульлек үзәгенә 1200 кеше төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иткән.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

840 кеше эш эзләүчеләр сыйфатында учетка алынган, шуларның 704 е –эшсез гражданнар. Әлеге чорда 337 кеше эшкә урнаштырылган.

Татьяна Самигуллина, район мәшгульлек үзәге директоры:

–2020 елның 1 декабренә район мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак 107 кеше исәптә тора (1 нче ноябрьгә 140 эшсез граждан теркәлгән иде). Эшсезләрнең күбесе шәһәргә туры килә, бу 65 процент тәшкил итә, 35 проценты – авыл җирлегенә туры килә.

Эшсез гражданнарның  57 проценты( 61 кеше) хатын-кызлар. Озак вакыт эшсез торучы хатын - кызлар-17 % (18 кеше).

Эшсез гражданнарның 21 проценты (23 кеше)  югары һөнәри белемгә  ия, 26 проценты  (28 кеше) – урта һөнәри һәм тулы булмаган югары белемгә, 53 проценты (57 кеше) –урта гомуми белемгә һәм тулы булмаган урта белемгә ия.

Эшсезлек дәрәҗәсе район эшче көчләр санының 0,7  процентын тәшкил итә (2020 елның 1 гыйнварена ул 0,38, ә 1 июльгә 2,2 процент).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев