Якташыбыз яңа вазыйфага билгеләнде
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы боерыгы белән Кама буе территориаль идарәсе башлыгы итеп Вилсур Мингазов билгеләнде.
Вилсур Фәрәхетдин улы районыбызның Наратлы Кичү авылында туган.Аның ике югары белеме бар.Ул Россия эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын һәм ИНЭКАның икътисад факультетын тәмамлаган. Вилсурның Чаллы шәһәрендә хокук саклау органнарында, торак-коммуналь хуҗалыгы системасында эшләү тәҗрибәсе шактый.
Ул соңгы елларда Чаллы шәһәренең «Тулпар» ат спорты мәктәбе директоры булып хезмәт куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев