Игенчеләребез язгы чәчүгә яхшы хәзерләнгән
Районыбызда бу язда 165 трактор, 17 заманча чәчү комплексы, 60 культиватор, 30 дискатор, 81 чәчкеч, шулай ук 90 нан артык тырмалау агрегаты эшләячәк.
(Дилфас ГАЛИЕВ, "Минзәлә-информ") Игенчеләребез алдында төп бурыч-иң кыска срокларда чәчүгә керешү. Районыбыз игенчеләре көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр, хәзер күпьеллык үләннәрне генә тукландыруны төгәлләсе калды. Орлык җитәрлек күләмдә тупланган һәм аның күбесе югары репродукцияле.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән махсус комиссия район хуҗалыкларында машина трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын һәм хуҗалыкларның эш планнары буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр Ришат Зарипов (Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы азык-төлек министрлыгы ГКУ ГГСХУның терлекчелектә нәсел эше начальнигы), Владислав Евстигнеев( ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгында инҗенерлык бүлеге белгече) безнең район механизаторларының язгы кыр эшләренә әзерлеген елдан-ел яхшыра дип бәя бирделәр. Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, һәм ТРсы Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча начальнигы Ринат Гыйльманов озатып йөрде.
Быелгы язгы кыр эшләрен уздыругаәзерлек буенча конкурста районыбыз хуҗалыклары арасында “Калморза” хуҗалыгына тиңнәр табылмады. Әлеге хуҗалык 40 баллы система буенча 38 балл җыеп беренче урынны яулады. Икенче урынны “Заиковский” хуҗалыгы алды(37 балл), өченче урынны 36шар балл җыеп “ Август -Мөслим“ ҖЧҖнең Минзәлә бүлеге һәм Мензелинские зори” агрофирмасы бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев