Минзәләдә Җиңү бәйрәмен уздыру традицияләре үзгәрми, быел да бәйрәм Парады зур масштаб белән узды.
Шәһәрнең үзәк урамнарында иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте — сугыш чорлары музыкасы уйнап торды. Җиңү көне — яшьле күзләр бәйрәме ул. 9 май көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы да.
Бу көнне Минзәләдә татар халкының патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстына район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чәчәкләр салды.
Нет комментариев