Иркәнәштә сайлау имин һәм актив уза
Авыл халкы гражданлык бурычын үтәүгә җитди карый.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында яшәүчеләр дә, барлык ватандашлары кебек үк, 17-19 сентябрь көннәрендә узучы РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашалар.
Дамир Кәбиров, 1944 санлы сайлау участогы комиссиясе рәисе:
- Безнең участокта Иске Иркәнәш, Яңа Иркәнәш, Яту авылларында яшәүче 243 гражданин тавыш бирү хокукына ия. Сайлаулар коронавирустан саклану чаралары кулланылып үткәрелә. Һәр тавыш бирүчегә маска, перчатка һәм аерым ручка бирелә. Шулай ук полиция хезмәткәре дә сайлау участогында тәртип саклап тора. Сайлаулар имин уза, авылдашлар бик актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев