Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

21 апрель көнне Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне иде.

Шул уңайдан район мәдәният сараенда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова җирле үзидарә органнарында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде: 

— Җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисадый халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкына хезмәт итүдән дә нәтиҗәлерәк һөнәр юк. Сезгә бәйрәмнәрдә тоткарланырга туры килә, сез көннең 24 сәгате буена халык мәнфәгатьләрен кайгыртасыз. Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, тормыш сөючән булып калыгыз, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим! — диде. 


Тантана кысаларында Аида Биктимерова бер төркем муниципаль хезмәткәрләргә республиканың дәрәҗәле бүләкләрен, Дипломнарын һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев