«Калморза» хуҗалыгында эш кайный
«Печәне дә, сенажы да җитәрлек тупланачак» дип «Калморза» ҖЧҖнең көнне төнгә ялгап эшләүче терлек азыгы хәзерләүчеләре үз алларына шундый максат куйдылар.
—Механизаторларыбыз көче белән күпьеллык үләннәрдән 100 тонна печән хәзерләнеп, ферма яннарына ташып куелды. Үз хуҗалыкларында терлек асраучы терлекчеләр һәм механизаторларга барысы 300 тонна печән киптереп, төргәкләнеп өйләренә кайтарылып биреләчәк. Бүгенге көндә люцерна, клевер үләннәре катнашмасыннан 1 мең тоннадан артык сенаж тупланды, — ди әлеге җәмгыятьнең терлекчелек буенча җитәкчесе Илфак Гаянов.
Күпьеллык үләннәрне Иван Буреев Макдон чапкычы белән чапкан.«Ягуар» терлек азыгы хәзерләү комбайнында хезмәт куючы Зиннур Гыйльфанов, шушы массаны турап, ваклатып, трактор арбаларына төяп җибәрә. «Клаас» тракторларын иярләүчеләр: Сергей Боков, Руслан Насыйров, аталы-уллы Илгизәр һәм Индус Ярмиевләр бер өзлексез ташып торалар. Кайткан масса таратылып, тыгызлап торыла. Әлеге эштә Марат Петров һәм Камил Галимов сынатмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев