Корбан чалу өчен сарыклар шактый
Бүгенге вакытта Минзәлә районында сарык бәяләре төрлечә
Бер терлек якынча 15-20 мең сумга төшә. Сарыкның бәясе, гадәттә, аның тере авырлыгына да бәйле. Терлек зуррак булган саен, ите күбрәк чыга. Районыбызның Шикәрле Каен авылында яшәүче Айдар Ахметшин корбанга 150 баш, “Загиев” КФХсы 100 баш, Дусай Кичү авылындагы яшәүче Атлас Вильданов 9 баш, Җәмәк авылының сарык асраучысы Ринас Вәлиев 30 баш сарык әзерләгән. Хәзерге вакытта сарык асраучылар тере авырлыгының бер килограммы өчен 400 сум сорыйлар. Моңа сарыкның чалып бирү, эшкәртү һәм турап бирү бәясе дә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев