Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Милли традицияләрне һәм хезмәт кешесен хөрмәтләү бәйрәме

Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм шәһәребезнең үзәгендә урнашкан Муса Җәлил паркында узды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше иртәнге якта узды. Район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев минзәләлеләргә һәм шәһәребез кунакларына котлау сүзләрен җиткерделәр. 

Айдар Салахов:
—Илдә, республикада икътисадый хәлнең ничек булуына карамастан, республикабызда халык тормышын яхшыртуга корылган социаль программалар эшләвен дәвам итә. Әлеге программалар нигезендә төзекләндерелгән матур паркта бүген зур бәйрәм уздырабыз, Ленин исемендәге парк, «Мәктәп скверы» танымаслык булып үзгәрде, киләсе елда шәһәргә алып керүче Карл Маркс урамын зур үзгәрешләр көтә. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә төзекләндерү эшләре алып барыла: ФАП лар, клублар сафка баса, төзекләндерелә, юллар салына. Балаларыбыз шулай ук төзек, якты һәм бөтен уңайлыклары булган уку йортларында белем ала. Шәһәребезнең урта махсус уку йортларына укырга килгән башка район балалары өчен өй шартлары тудырылган тулай торакларыбыз бар. Боларның барысы да республикабыз Рәисе җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә илебезнең, республикабызның тынычлыгы һәм иминлеге өчен егетләребез махсус хәрби операциядә нацизм белән көрәшүен дәвам итә. Кызганычка каршы, араларында вафат булганнары да бар. Без әлеге геройларыбызны белергә, аларның гаиләләренә, туганнарына ярдәм итәргә һәм алар үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләргә тиеш. Киләчәктә тагын да күбрәк нәтиҗәләргә ирешү өчен берләшеп һәм бердәм булып эшләү мөһим. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды. Үз исеменнән дә бәйрәм белән тәбрик итте. 


Республикабызның, шул исәптән районыбызның да төп байлыгы — аның тырыш һәм эш сөючән кешеләре. Бәйрәм көнендә районыбызның һәм шәһәрнең төрле оешмаларында, тармакларында озак еллар эшләгән фидакарь хезмәт кешеләре хөрмәтле. Сәхнә түрендә аларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шунысы сөенечле: сәхнәгә тәҗрибәле хезмәткәрләр белән бергә яшь буын вәкилләре — «Идарәче компания» һәм «Чиста шәһәр» оешмаларына эшкә урнашып, җәй дәвамында шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән егетләр һәм кызлар да күтәрелде. 


Шәһәребезне төзекләндерү һәм аның тышкы йөзен яхшырту, шәхси йортларда һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең иҗади потенциалын арттыру йөзеннән ел саен «Иң матур чәчәклек» һәм «Чәчәк атучы йортым» конкурслары уздырыла. Ә конкурска йомгак исә Республика көнендә ясала. Быел да балалар бакчалары, мәктәпләр, махсус уку йортлары, бюджет оешмалары, предприятиеләр, шәхси һәм күпфатирлы йортлар янәшәсендә аллы-гөлле чәчәкләр үстерүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты белән сертификатлар тапшырылды. 


Бәйрәмнең рәсми өлеше башланганчы «Самовар янында» һәм «Чәчәкләр бәйрәме» дип аталган күргәзмә-конкурс үтте, кул осталары конкурсы эшләде. Бәйрәмгә чыгучылар туган якны өйрәнү музее тәкъдим иткән Виктор Теминның фотокүргәзмәсен һәм балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче яшь рәссамчыларның иҗатлары белән таныша алдылар. 

Кичке бәйрәм чарасы да бүләкләнүләрдән башланды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә ярдәм күрсәткән оешма җитәкчеләре бүләкләнде. 
Бәйрәм киче район мәдәният сарае җырчылары, танылган эстрада артисты чыгышлары белән үрелеп барды. Сәүдә нокталары, аттракционнар эшләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев