Минзәлә басуларыннан 92467 тонна ашлык җыеп алынды
Көн темасы

Минзәлә басуларыннан 92467 тонна ашлык җыеп алынды

«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай, арпа суктыруны тәмамлап, язгы бодайны суктыруның өчтән берен төгәлләделәр.

Бу хуҗалыкта һәр гектардан уртача уңыш 59,1 центнер тәшкил итә.Әлеге хуҗалык барлык мәйданнарның 62 процентын җыеп алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 нче августка барлыгы 20693 гектар мәйданда ашлык суктырып алынган, бу барлык мәйданның 61проценты дигән сүз.

Кояшлы көннәрдән файдаланып, район игенчеләре 13 августка 1190 гектар игеннәрне суктырып алдылар. Район кырларында 61 комбайн эшләде. Минзәлә игенчеләре урак башыннан барлыгы 92467,5 тонна икмәк суктырып алганнар. Әлегә көзге бодайдан уртача — 47,2 ц, сабан бодаеннан — 42,4 ц. , арпадан — 35,3 центнер уңыш чыга.


Нет комментариев