Минзәлә базары бәяләре
Әлегә базарда без — сатып алучы өйрәнгән күренеш — алыпсатар әбиләр күренми. Әмма базар гөрли — сатучысы җитәрлек, алучылар гына азрак.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Быелгы бәяләрне былтыргысы белән чагыштырып карау максатыннан газета хәбәрчесе шәһәр базарына юл алды.
Шәһәр базарында йомырканың дистәсе узган елның көзенә караганда әллә ни кыйммәтләнмәгән — 120-130 сум тора.
Яшелчәгә бәяләр арткан — бәрәңгенең 10 литрлы чиләктәгесе — 600 (былтыр — 500 сум иде), 5 литрлы чиләктәгесе — 300 сум.
Узган ел тавык йомыркасы — 110 сум, бәрәңгенең 5 литрлы чиләктәгесе — 200 сум, авыл каймагы — 250 сум, мәтрүшкәнең бер бәйләме — 100 сум, суган 30 сум тора иде. Сарымсакның бәясе узган елда да 300-350 сум иде. Әле хәзерге вакытта сөт бәяләре даими, үзгәрешсез һәм ул бәяләр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен кулай түгел, чөнки авыл халкы елдан-ел савым сыерларын киметә бара. Шулай булгач базарда һәм шәхси эшмәкәр кибетләрендә каймак аз китерелә. Теләгән кешеләр аны сатып алу өчен алдан язылып куялар.
Күпләргә хәзер ит һәм балык продукциясен чикләргә туры килә. Ни өчен дигәндә базарда итнең килосы 650 сумнан башлана бер мең сумга җитә. Елга балыгының төренә карап 60 сумнан 400 сумга чаклы. Тавык итенең килосы 350 сум, бройлерныкы — 400. Сыер итенең бик нык сөякле җире — 490 сум. Дуңгыз итенең килосы 320 сумнан башлана һәм 380 сумга кадәр сәүдә итәләр. Туралган иттән ясалган казылык — 1200 сум, ат итеннән әзерләнгән, ысланган кабырга 800 сум тора. Сыер итеннән ясалган мантый — 700, голубцы — 750, пилмән — 770 сум тора. Каз итенең килосын — 900, үрдәкне — 550, авыл тавык итен — 400 сумга алырга була. Дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлык 640 сум тора.
Яшелчә, җиләк-җимеш яратучылар җәй җитүен зарыгып көтәләр, чөнки җир ачылганнан соң витаминлы ризыкны үз бакчаларында үстерә күпчелек Минзәлә халкы.
Тозланган помидор (өч литрлы банкада) 350 сумнан 450 сумга чаклы. Тозланган кыяр өч литрлы банкада 350 сум тора. Суган — 50 сум. Хәзер суган утыртыр вакыт җитеп килә. Сеянчек (төренә карап) килосы 250-400 сум тора. Аш чөгендере орлыгын (бер рюмка) — 40 сумга сатып алырга була.
Чөгендер һәм кишерне 50 сумга саталар. Кәбестә бәясе — төренә карап 50 сумнан 90 сумга чаклы. Кыяр — 180 сумнан 350 сумга чаклы. Эремчек — 230 сум (бер кг). Авыл каймагының 0,5 литры — 500, сөт 1,5 литрлы савытта — 120 сумнан башлап 160 сумга чаклы. Сыер мае төренә карап 650 сумнан 1150 сумга чаклы. Ике кибет янәшә торса да кешеләрне бәя төрлелеге куркытмый. Чөнки һәр сәүдә ноктасының үз сатып алучысы бар. Алма, төренә карап, килосы 150 сумнан башлана. Сыер фаршы бер килосы — 850 сум, дуңгыз фаршы — 550 сум тора.
Төрле кайнатмалар (бакча җиләге, карлыган, кура җиләге) 0,5 литрлы банкадагысы 300 сумнан 400 сумга чаклы. Мунчада чабынырга яратырга яратучылар өчен хәтта миннек тә бар — бер пары 400 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев