Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре дым каплатуны 23,4 процентка башкардылар

Район буенча барысы 11 669 гектарда дым каплатылды, 2058 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланды.

Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 8241 гектарда өстәмә сый алган. Калморза" хуҗалыгы механизаторлары 1579 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр, шулай ук бу хуҗалыкның 368 гектардагы күпьеллык үләннәре дә өстәмә сый алды. «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге игенчеләре 812 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландырдылар.

«Мензелинские зори» агрофирмасы Кадрәк җитештерү комплексы эшчәннәре дә көзге культураларга 1850 гектарда минераль ашлама керттеләр. Район буенча бу эш 53,6 процентка башкарылган. «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре дым каплатуны төгәлләделәр. «Август-Мензелинск» хуҗалыгы 328 гектарда рапс чәчте. «Калморза» хуҗалоыгы көнбагыш культурасын чәчүгә кереште.

«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы хезмәтчәннәре 1086 тонна орлыкны инкрустацияләделәр. «Август» компаниясенә караган «Август-Мензелинск» хуҗалыгы, «Заиковский» хуҗалыгы орлыкларны инкрустацияләүне төгәлләделәр. Район буенча 4454 тонна орлыкның 3708 тоннасы инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев