Бүген иртәнге 4 сәгатьтә минзәләлеләр Татарстанның Спас районына, традицион Изге Болгар җыенына кузгалдылар.
Кырыктан артык кеше иртән мәчет яныннан бер автобуска утырып изге сәфәргә юл алды.
Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» уза. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый.
Бирегә ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар җыелды.
Нет комментариев