Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов: «Терлек симертергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек»
Көн темасы

Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов: «Терлек симертергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек»

Авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашканда төп теманың берсе — һәр авыл җирлегендә терлекчелек комплексларында сатылучы бозауларны симертергә алынучы тәвәкәлләрне табарга кирәк.

 

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Сөт җитештерү көн саен арта бара, тиздән көненә 300 тонна сөт чигенә чыгу мөмкинлеге бар. Сыерлар күп булгач, бозаулар саны да арта бара, хуҗалыклар үгез бозауларны күпләп саталар. Базарда үгез итенең килосы 500 сумга җитә. Шуңа мөмкинлеге булган егәрле егетләрне терлек симертү белән шөгыльләнергә өндәргә кирәк.

Шәхси хуҗалыклардагы мал санын исәпкә алу фәкать Николаевка җирлегендә генә сузыла.

Чәчү эшләре төгәлләнде. Әнәк агрохолдингының Мөшеге хуҗалыгындагы көзге бодай зур уңышка өмет бирә. Аның клейковинасы да югары.

Хуҗалыклар салкын суккан люцернадан сенаж сала башлаячаклар.

Район башлыгының авыллардагы җитәкчеләр белән традицион очрашуында башка темалар да күтәрелде.


Нет комментариев