Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов хуҗалыклар буйлап эш сәфәренә чыкты

Язгы чәчү-елның иң җаваплы чорларының берсе.

Район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хуҗалык басуларында булып басуларның торышына бәя бирделәр.
«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә чәчелә торган «Ноутилл» технологиясе белән чәчелә торган арпа басуын да булдылар, 326 гектарда чәчелгән көзге бодай басуын карадылар. Бу басуда «Ермолаевка» сортлы көзге бодай чәчелгән. Болай яхшы күренә, тырмаланган. Гомумән алганда, көзге культуралар кышны яхшы гына кышлаганнар, өметле күренә. 


«Заиковский» хуҗалыгының көзге бодай басуы бик яхшы күренә.Скипетр сортлы көзге бодайны 31 август көнне чәчкәннәр, чәчкәндә гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы керткәннәр. Бу хуҗалыкта язгы чәчү биш көнлек кенә калган, ике көндә арпаны, өч көндә рапсны чәчеп бетерәчәкләр. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгы техник культура-рапсны 2700 гектарга якын чәчкән. «Калморза» хуҗалыгында 500 гектар көнбагыш чәчелгән, тагы 5 көннән ике агрегат та эшләсә көнбагыш чәчүне төгәлләп куячаклар. 


Районда чәчү кампаниясе тулы күәтенә бара. Хуҗалыкларда техника әзерлеге яхшы, орлык һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Игенчеләр оешкан төстә, югары җаваплылык белән җитештерүчән хезмәт куялар. Быелгы яз да үзенчәлекле булды. Кар күп яуганлыктан, җир озак кына җылынмады. Әмма хәзер чәчү өчен шартлар тулысынча яраклы. 


Быелдан башлап яңа федераль закон үз көченә керә, һәм җирләр өчен кадастр бәясенең 1,5 проценты күләмендә салым түләргә кирәк булачак. Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкларда эшкәртелмичә яткан җирләрне әйләнешкә кертү һәм урман хуҗалыгына тапшыру буенча киңәшләрен бирде.

Район хуҗалыклары территориясендә һәм авыл җирлекләрендә 1500 гектарга якын эшкәртелмичә яткан җирләр бар. Сазлыклы җирләрне казык тешле агрегат белән ерту зарури. Җирлек башлыкларына ике айлык чистарту чорында юл буйларын тәртипкә китереп, багана төпләрен чистартып бетерергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев