Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов хуҗалыклардагы эшләр белән танышты
Район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хуҗалык басуларында булып басуларның торышына бәя бирделәр.
Алар башта «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә 326 гектарда чәчелгән көзге бодай басуын карадылар. Бу басуда «Ермолаевка» сортлы көзге бодай чәчелгән. Болай яхшы күренә, көннәр җылыту белән тырмаларга кирәк. Гомумән алганда, көзге культуралар кышны яхшы гына кышлаганнар, аларны өстәмә тукландыруны башлап җибәрәсе бар.
«Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгы рапс чәчәсе җирләргә минераль ашламаны «Туман» агрегаты белән бер гектарга 120 килограмм исәбеннән кертәләр. Алар барысы бу эшне 650 гектарда башкарды. Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкларда техниканы ремонтлау, минераль ашлама туплау, басуларга известь кертү, пар җире калдыру, җирлекләрнең скважиналары территориясендә санитар саклау зонасы, эшкәртелмичә яткан җирләрне әйләнешкә кертү һәм урман хуҗалыгына тапшыру буенча киңәшләрен бирде.
Быелдан башлап яңа федераль закон үз көченә керә, һәм җирләр өчен кадастр бәясенең 1,5 проценты күләмендә салым түләргә кирәк булачак. Район хуҗалыклары территориясендә һәм авыл җирлекләрендә 1500 гектарга якын эшкәртелмичә яткан җирләр бар. Җирлек башлыкларына ике айлык чистарту чорында юл буйларын тәртипкә китереп, багана төпләрен чистартып, агартырга кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев