Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы бер сыердан уртача савым буенча республикада беренче бишлектә бара

Хәзер район хуҗалыклары көн саен 363,1 тонна сөт савалар, һәм апрель ае башыннан сөт җитештерү 4643 килограммга артты.

Бу узган елның шул чорына караганда 43,9 тоннадан артык. Районыбыз терлекчеләре бер сыердан уртача савым буенча республикада беренче бишлектән төшкәннәре юк.

Бүгенге көндә терлекчелек тармагын табышлы итү юнәлешендә бар мөмкинлекләрне барлау таләп ителә. Моның өчен терлекләрнең баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм, әлбәттә, терлекләрне энергиягә бай, сыйфатлы азык белән тукландыру зур әһәмияткә ия. Сыерлар алдында сыйфатлы баланслы азык белән, төрләндереп ашатылырга, аларның алдында һәрвакыт чиста су булу да зарури. 

Беренче графа — хуҗалыклар исеме, икенче — шул хуҗалыкларда 28 апрель көнне җитештерелгән сөт (килограммнарда), өченче — уртача бер сыердан савылган сөт(килограммнарда).

Август-Мензелинск 36454 37,5
Заиковский 22410 35,6
Кама беконы 276881 30,7
Балтай комлексы 15300 31,9
Коноваловка комплексы 261581 30,6
Калморза 13440 29,9
Ильнур КФХсы 8523 23,0
КФХлар һәм ЛПХлар 5400 22,1

Район буенча 363108 31,1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев