Минзәлә районы игенчеләре 44 мең тоннадан артык ашлык суктырып алды
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре 44 мең тоннадан артык ашлык суктырып алды

Кичә районыбыз кырларында 30 комбайн эшләде

Районыбызда 3 августка 44078,7 тонна ашлык җыеп алынган. Шул ук вакытта Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 11,3 процентында сугарга өлгергән.

Район буенча барысы 15367 гектар җирдә көзге бодай үстерелгән, шуның 9043 гектары суктырып алынды. 3 нче августка район буенча көзге бодайдан уртача уңыш 47,7 центнер тәшкил итте.

Районда иң күп ашлыкны «Кама беконы» ҖЧҖ-10708 тонна, «Калморза» хуҗалыгы-10161 тонна суктырдылар. Районда һәр гектардан иң югары уңышны «Калморза» хуҗалыгы ала, аларда гектар куәте — 64,4 центнер.


Нет комментариев