Районыбызда 6 августка 62049,42 тонна ашлык җыеп алынган.
Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 40,1 процентын сугарга өлгерде. Район буенча барысы 15367 гектар җирдә көзге бодай үстерелгән, шуның 13263гектары суктырып алынды.
6 августка район буенча көзге бодайдан уртача уңыш 47,1 центнер тәшкил итте.
6 август көнне арпа урагына «Калморза», «Заиковский» хуҗалыклары һәм «Полянка» КФХ, «Ильнур» КФХсы кереште. «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре арпадан уртача 64,4 центнер уңыш җыеп алалар.
Районда иң күп ашлыкны «Кама беконы» ҖЧҖ-16951 тонна, Мензелинские зори" агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы — 12117 тонна, «Калморза» хуҗалыгы — 11811 тонна суктырдылар.
Районда һәр гектардан иң югары уңышны «Туган як» агрофирмасы" ала, гектар күәте — 63,6 центнер, «Калморза» хуҗалыгында бу күрсәткеч — 63,2 центнер. Иң түбән уңыш «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, алар һәр гектардан уртача 25,1 центнер уңыш җыеп алалар.
Кичә районыбыз кырларында 70 комбайн эшләде.
Нет комментариев