Минзәлә районы хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне тукландыруны төгәлләделәр
Районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны «Заиковский» хуҗалыгы иң беренчеләрдән булып бер атна элек башлады.
Хуҗалыкта барысы 739 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды. Әлеге хуҗалык көзге культураларны да тукландыруны төгәлләде. Көзге культураларны өстәмә тукландыруны «Калморза» хуҗалыгы, «Туган як» агрофирмасы,"Ильнур" КФХсы да төгәлләп куйды. «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе дә әлеге эшне иртәгә төгәлләячәк.
Бу хуҗалык 135 гектарда дым каплатуны районда иң беренчеләрдән булып тәмамлап куйды. Күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны «Әнәк» агрофирмасының мөшеге бүлекчәсе, «Калморза» хуҗалыгы, «Ильнур» КФХсы да төгәлләделәр. Кичә район буенча басуларда 31 агрегат эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев