Минзәлә районында бер баш шартлы терлеккә 19,1 центнер терлек азыгы хәзерләнгән
Көн темасы

Минзәлә районында бер баш шартлы терлеккә 19,1 центнер терлек азыгы хәзерләнгән

Барлыгы 5133 гектар күпьеллык үләннәр икенче кат чабылган, бу планга карата 98 процент дигән сүз. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ, «Калморза» хуҗалыгы күпьеллык үләннәрдән икенче чабымнан сенаж салуны төгәлләде.

Барлыгы район буенча 4888 тонна печән хәзерләнеп төргәкләргә төрелгән. Район хуҗалыклары терлекләргә кирәк булган печәннең 42,6 процентын хәзерләгән. Район буенча 70980 тонна сенаж салынды. Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 19,1 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән.

Сенаж хәзерләү планын «Калморза» хуҗалыгы — 125, «Август-Мензелинск» ҖЧҖ - 114, «Ильнур» КФХсы 113,7 процентка үтәгән. Районның «Август-Мензелинск» ҖЧҖ терлекләр өчен 522,4 тонна саламны төргәкләргә төрде.


Нет комментариев