Минзәлә районында «Дәүләтов» КФХсы бәрәңге һәм аш чөгендерен ала башлады
Көн темасы

Минзәлә районында «Дәүләтов» КФХсы бәрәңге һәм аш чөгендерен ала башлады

Югары Тәкермән авылында эшләп килүче «Дәүләтов» КФХсы быел 40 гектарда аш чөгендере һәм 120 гектарда бәрәңге утырткан иде.

Бу атна башында КФХ хезмәтчәннәре бәрәңгеләрен ала башладылар һә 10 гектар бәрәңгене казып алдылар. Барысы 368 тонна бәрәңге җыеп алынган. Әлегә бер гектардан уртача 368 центнер бәрәңге чыга.

Бу хуҗалык 15 гектарда аш чөгендерен алып саклауга куйды. Уртача бер гектардан 306,7 центнер уңыш җыеп алына.


Нет комментариев