Быелгы уракта катнаша торган комбайннарны ремонтлау дәвам итә.
«Калморза» хуҗалыгында 8 берәмлек «Лексион-670 » комбайны 100 процент хәзерлектә. «Август —Мөслим» ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсендәге 13 берәмлек Торум-750″ комбайн да әзер дияргә була. Аларның һәрберсе төрле культурага карап аерым ургычлар белән тәэмин ителгән. «Мензелинские зори» агрофирмасында10 комбайн тулы хәзерлектә, кичә 5 комбайн Чаллыдан ремонттан кайтып җитте.
Әлеге хуҗалыкка тагы шәхси эшмәкәр Мәгъсүм Фаттаховның 5 комбайны ярдәмгә киләчәк һәм алар аерым бүленеп эшләячәк, аларның һәрберсе комбайнчылар белән тәэмин ителгән. Аларда шушы көннәрдә комюбайннар ремонтын төгәлләячәкләр.
Нет комментариев