Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 11 нче сыйныфларны тәмамлаган егет һәм кызларны, киләчәген район авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләк белдергән затларны максатчан программа буенча укырга җибәрәчәк.
Әлегә мәктәпне тәмамлаган бер укучы да Казан шәһәренең аграр академиясенә һәм ветеринария академиясендә укырга теләк белдермәгән.
Ә менә быел район ветеринария берләшмәсеннән ике хезмәткәр читтән торып белемнәрен күтәрергә Казан ветеринария академиясенә укырга керәчәк.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Нет комментариев