Минзәлә районында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә
Көн темасы

Минзәлә районында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә

Җәйнең бер көнендә кыш көне ашату өчен биш көнлек терлек азыгы хәзерләргә кирәк.

8нче июньгә район буенча бер баш шартлы терлеккә 2,5 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләнгән. «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә һәр баш шартлы терлеккә 11,1 центнер күләмендә сенаж салдылар.

«Заиковский» хуҗалыгында бу күрсәткеч 3,5 центнер тәшкил итә. Җәмәгать терлекләре өчен бер центнер печән дә хәзерләнмәгән, район буенча 16590 тоннадан артык сенаж салынган.

«Кама беконы» ҖЧҖ хуҗалыгы 7212 тонна сенаҗ салган. Район хуҗалыкларында үсемлекләрне яфрак аша тукландыру дәвам итә.

Июнь ае башыннан бирле 15 миллиметр яңгыр яуды.


Нет комментариев