Минзәлә районында уракның яртысы тәмамланды
Көн темасы

Минзәлә районында уракның яртысы тәмамланды

9 нчы август көнне район басуларында 42 комбайн эшләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 17777 гектарда(бу барлык мәйданның 52,4 проценты) игеннәр суктырып алынган. Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме 81068 тоннадан артып китте. 

Әлегә көзге бодай уртача — 46,8 ц, арпа-40 ц. уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 45,6 центнер тәшкил итә. Районда иң югары уңыш «Калморза» хуҗалыгында. 1579 гектар көзге бодайның һәр гектары әлегә 64,4 центнер уңыш бирде. Бу хуҗалык 450 гектар арпаны да суктырып алды һәм гектар күәте 57,4 центнер тәшкил итте. Әлеге хуҗалык сабан бодаен суктыруга да кереште: 170 гектардан уртача 53 центнер уңыш җыеп алды.

«Туган як» агрофирмасы сабан бодае урагын тәмамлаячак. Район хуҗалыклары барысы — 1842 тонна саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.


Нет комментариев